ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Хәбибулла Әхмәдов Дагстан медицина университеты студентларын Түбән Камага эшкә чакырды
Сәламәтлек
  • 21 Июнь 2020 - 15:39
  • Караулар: 58
"Сәламәтлек саклау системасы медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү" федераль проекты ("Сәламәтлек саклау" илкүләм проекты) кысаларында Хәбибулла Әхмәдов Дагстан медицина университеты ректоры Сөләйман Маммаев белән онлайн сөйләшү үткәрде. Түбән Кама үзәк хастаханәсенең баш табибы үзе дә шушы югары уку йортын тәмамлаган.  Хәзер ул биредәге студентларны нефтехимиклар шәһәренә эшкә чакыра.

"Без иң амбициоз студентларны көтәбез, - ди Хәбибулла Әхмәдов. - Аларга безнең республика эшләү өчен җитди шартлар тудырырга әзер. Безгә килгән һәр яшь белгеч бөтен уңайлыклары булган фатирда яшәү мөмкинлеге ала. Анда барлык кирәкле җиһазлар һәм көнкүреш техникасы бар. Коммуналь хезмәтләр өчен генә түләргә кирәк. Алга таба социаль ипотека алу өчен, 500 мең сум күләмендә грант бирелә. Шул рәвешле, табиблар теләсә кайсы фатирны үз милке буларак сатып ала алалар".

Хәбибулла Әхмәдов сүзләренә караганда, Түбән Камада Дагстан медицина университетын тәмамлаучылар күп, алар район халкы хөрмәтенә лаек. Алар бүлек мөдире, хирург, гинеколог, травматолог булып эшлиләр. Алар арасында -  Татарстанның атказанган өч табибы. Күп кенә пациентлар нәкъ менә шушы докторларга эләгергә омтыла.

"Әгәр университетны тәмамлаучылар арасында  безнең командага керергә теләүчеләр булса,  без аларга шат, - ди баш табиб. - Монда сез һөнәри үсеш  мөмкинлеге алачаксыз. Без сез сайлаган теләсә нинди квалификация буенча, шул исәптән республикадан читкә  -    Мәскәүгә, Питерга, Новосибирскига, теләсә нинди фәнни-тикшеренү институтларына чыгып, алга таба укуыгызны тәэмин итәчәкбез. Бүген без гинекологларга, реаниматологларга, гастроэнтерологларга, кардиологларга, ашыгыч медицина ярдәме табибларына, онкологларга, офтальмологларга, УЗИ белгечләренә, гематологларга, участок терапевтларына һәм башка белгечләргә аеруча мохтаҗ".
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*