ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама муниципаль районында коронавирус йоктыруның 11 яңа очрагы расланган
Сәламәтлек
  • 28 Май 2020 - 12:07
  • Караулар: 50
28 майга оператив мәгълүматларга караганда, Түбән Кама муниципаль районында коронавирус йоктыруның 11 яңа очрагы расланган.

Барлык очраклар да вируслы кеше белән аралашу аша йоккан. Ике пациент госпитальдә, калганнары табиблар күзәтүе астында изоляциядә.

Элегрәк шәһәрдә коронавирус белән авыруның 135 очрагы теркәлгән иде.

Татарстанда бүген COVID-19ның яңа 60 очрагы расланган. Алар барысы да - вируслы кеше белән аралашу аша. 12 кеше хастаханәгә салынган, 48 кеше авыруның җиңел яки симптомсыз формасы белән өйдә дәвалана.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*