ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Республика депутатлары Түбән Кама табибларына саклагыч костюмнар тапшырды
Сәламәтлек
  • 28 Май 2020 - 07:44
  • Караулар: 66
Түбән Кама хастаханәсе медикларына «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре 350 саклагыч костюм бирде. Шәхси саклану өчен комплектларны «Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин тапшырды.

Партия Рәисе Дмитрий Медведевның җыелган взносларны гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү һәм медицина хезмәткәрләренә ярдәм итү өчен җибәрү тәкъдиме республикада хуплау тапты. Бу максатларга, нигездә, депутатлар үзләренең бер көнлек хезмәт хакларын юлладылар. Бүгенге көндә республика "бердәмроссиялеләре" 1,5 миллион сумга якын акча җыйган. Аларга иң кирәкле әйберләр, шул исәптән 1 610 шәхси саклану чаралары комплекты сатып алынган, алар Казан, Чаллы һәм Түбән Кама хастаханәләренә тапшырылган.



"Түбән Кама табибларына саклагыч костюмнарны тапшыру - бер тапкыр үткәрелүче акция генә түгел, бу - соңгы ике ай дәвамында «Бердәм Россия» партиясе һәм Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан үткәрелә торган зур планлы эшнең бер этабы. Вируска каршы көрәш иҗтимагый тормышның барлык аспектларына, шул исәптән безнең партиянең сәяси көн тәртибенә дә тәэсир итте. Идарә итү чыгымнарын киметү, массакүләм чараларга чыгымнарны киметү турында карар кабул ителде", - ди Марат Сәмигуллин.

"Табиб үзен сакланган дип уйларлык барлык кирәкле чаралар булган очракта гына, без аны чиста намус белән госпитальгә эшкә җибәрә алабыз, шуңа күрә китерелә торган теләсә нинди ярдәм, һичшиксез, мөһим", - дип ассызыклады үзәк хастаханә баш табибы Хәбибулла Әхмәдов.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*