ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама муниципаль районында коронавирус йоктыруның тагын бер очрагы расланган
Сәламәтлек
  • 26 Май 2020 - 12:48
  • Караулар: 51
26 майга оператив мәгълүматларга караганда, Түбән Кама муниципаль районында коронавирус йоктыруның тагын бер очрагы расланган.

Инфекция вируслы кеше белән аралашу аша йоккан, пациент өйдә изоляциядә, табиблар күзәтүе астында (ОРВИ симптомнары белән) дәвалана.

Элегрәк шәһәрдә коронавирус белән авыруның 132 очрагы теркәлгән иде. 72 пациент сәламәтләнде.

Татарстанда бүген 63 COVID-19 йоктыруның 63 очрагы расланган, шуларның 1се - читтән кертелгән, 62се - вируслы кеше белән аралашу аша. 18 кеше хастаханәгә салынган, 45 кеше авыруның җиңел яки симптомсыз формасы белән өйдә дәвалана.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*