ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама муниципаль районында коронавирус йоктыруның тагын 2 очрагы расланган
Сәламәтлек
  • 25 Май 2020 - 10:47
  • Караулар: 93
25 майга оператив мәгълүматларга караганда, Түбән Кама муниципаль районында коронавирус йоктыруның тагын 2 очрагы расланган.

Ике очрак та авыру кеше белән аралашу аша йоккан. Пациентлар  изоляциядә, табиблар күзәтүе астында дәвалана.

Элегрәк шәһәрдә коронавирус белән авыруның 130 очрагы теркәлгән иде.

Татарстанда бүген COVID-19 йоктыруның тагын 62 очрагы расланган, шуларның 2се читтән кертелгән, 60ы - аралашу аркылы. 12 кеше хастаханәгә салынган, 50 кеше авыруның җиңел яки симптомсыз формасы белән өйдә дәвалана.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*