ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Коронавируслы авыруларны дәвалаучы 60 тан артык медицина белгече өстәмә түләү алды
Сәламәтлек
  • 25 Май 2020 - 09:35
  • Караулар: 82
25 май иртәсенә Түбән Камада COVID-19 белән зарарлануның 130 очрагы расланган, шулай ук потенциаль уңай нәтиҗәләрнең бер өлеше тест нәтиҗәләреннән билгеле булачак. Бу хакта бүгенге киңәшмәдә Айдар Метшин җиткерде.

Тәүлегенә уртача 100 тест үткәрелә. 67 түбәнкамалы тулысынча терелгән, COVID-19 йоктыру сәбәпле, 2 кеше вафат булды.

Хәзерге вакытта госпитальдә 78 пациент дәвалана, шуларның 15е кислород терапиясе ала. ИВЛ аппаратына тоташтырылучылар юк.

Коронавируслы кешеләрне дәвалаучы медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләү һәрчак тикшерелеп тора. Тулаем алганда, апрель ае өчен түләүләрне 61 кеше алган: 4 табиб, 39 шәфкать туташы, дезинфектор, фельдшер; 8 кече медицина персоналы һәм ашыгыч ярдәм станциясенең 10 машина йөртүчесе. Балалар хастаханәсендә 8 белгеч шундый ук түләү алган.

«Без медицина хезмәткәрләренә һәрьяклап ярдәм итәбез, шул исәптән безнең сәнәгать предприятиеләре дә ярдәм күрсәтә. Әйтик, узган атнада «Түбән Кама Нефтехим» хезмәткәрләре шәһәр балалар хастаханәсенә 2 мең данә шәхси саклану чараларын тапшырды. «Татнефть» компаниясе үзәк хастаханәгә пациентларны транспортлау өчен 4 махсус бокс, медицина персоналы өчен махсус кием, ашыгыч ярдәм машиналарына ягулык карталары һәм балалар шәһәр хастаханәсенә антисептиклар бирде. Тагын бер кат сәнәгать предприятиеләренә, аерым төстә «Татнефть» компаниясенә, ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтәсе килә» , - диде Айдар Метшин.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*