ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
"Татнефть" үзәк хастаханәгә 4 бокс, махсус киемнәр һәм ашыгыч ярдәм машиналары өчен ягулык тапшырды
Сәламәтлек
  • 22 Май 2020 - 07:33
  • Караулар: 15
"Татнефть" Түбән Кама үзәк хастаханәсенә пациентларны күчереп йөртү өчен 4 бокс, махсус киемнәр һәм ашыгыч ярдәм машиналары өчен ягулык тапшырды. Пандемия чорында бу - сәнәгатьчеләрдән зур ярдәм.

""Без бүген авырулар, аеруча коронавирус белән чирләүчеләрнең өйләренә барып,  ашыгыч ярдәм табибларының  аларны  медицина бүлегенә алып килүдә алдагы урында торуларын беләбез. Биредә зарарлану куркынычы бик зур, шуңа күрә "Татнефть" компаниясе махсус бокслар эшләде," - ди Танеко"ның генераль директоры Илшат Сәлахов.

"Татнефть" компаниясе фәнни-техник үзәге төзегән система бокста кирәкле басым, вентиляция һәм һаваны фильтрацияләүне тәэмин итә, зарарланган һаваның капсуладан читкә чыгуына юл куймый, ә капсуланың үзенә кергән һава чистартыла. Боксларны коронавируслы кешеләрне генә түгел, теләсә нинди йогышлы авыруларны күчереп йөрткәндә кулланырга мөмкин.

Махсус кием комплектлары да - кирәкле әйбер. Аларны "Татнефть" үзе җитештерә. Биредә көн саен 900ләп саклагыч комплект (костюм, башлык, перчаткалар, халат, бахилла, җиңсә, альяпкыч) җитештерелә.

«Бу бүләкләр медицина персоналын саклау өчен хезмәт итәчәк. Бүген без, чыннан да, бик киеренке эшлибез, " - ди хастаханәнең баш табибы Хәбибулла Әхмәдов.

"Татнефть" заправкаларының ягулык карталары - тагын бер ярдәм, чөнки Түбән Кама ашыгыч ярдәм машиналары өчен тәүлегенә 30 литрга якын бензин кирәк.

"Танеко" җитәкчелеге балалар шәһәр хастаханәсендә дә булды, анда 200 литр антисептик чаралар тапшырылды. Алар шулай ук "Татнефть" тарафыннан җитештерелә, ВОЗ рекомендацияләренә тулысынча туры килә. Нефть эшкәртү комплексында 120 тонна антисептик чыгарылган инде.

"Татнефть" компаниясе һәрдаим ярдәм итә, - ди Илшат Сәлахов. - Дус бәладә сынала. Балаларыбыз сәламәт булсын, әти-әниләребез бәхетле булсын өчен, без сезгә дусларча ярдәм күрсәтәбез".

Перинаталь үзәге булган балалар хастаханәсенең баш табибы Рамил Хәмидуллин компаниягә ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренә караганда, бу медицина персоналы өчен дә, психологик яктан да мөһим.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*