ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада яшәүче сугыш ветераны Антонина Евсеевага 99 яшь тулды
Сәламәтлек
  • 21 Май 2020 - 15:11
  • Караулар: 69
Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Антонина Евсееваның туган көне. Аңа 99 яшь тулды.

Антонина Ивановна Татарстан АССРның Кама Тамагы бистәсендә туа. Сигез сыйныф белем ала, аннан авыл мәктәбендә укытучы булып эшли. Сугыш башлангач та, тылда эшли, окоп казый, колхозда ярдәм итә. 1942 елның апрелендә аңа повестка килә. Антонина Ивановна Кызыл Армия сафларына алына.

1942 елдан 1943 елга кадәр Мәскәү шәһәре хәрби округында 1747 нче зенит-артиллерия полкы зенит-пулемет батальонының 26 нчы отделениесе ефрейторы булып хезмәт итә.

Гаскәрләр фашистларны туган җирдән куа, ә алар пулеметлар белән, фашистлардан азат ителгән шәһәрләрнең һәм авылларның тимер юлларын саклап хәрәкәт итә.

1944 елның июнендә аларның гаскәрләре кабат Мәскәүгә кайта һәм төрле нокталарга таратыла, ә аннан, сугыш тәмамланганнан соң, Антонина Ивановна демобилизацияләнә.

1945 елда Антонина Ивановна авылдашы Александр Степановичка кияүгә чыга. Ул да Бөек Ватан сугышында катнашкан. Кама Тамагы бистәсендә гомер итеп, ике кыз үстергәннәр.

Антонина Ивановна «Германияне җиңгән өчен» медале, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм башка медальләр белән бүләкләнгән.



Шулай ук бүген тыл хезмәтчәне Мәбрүрә Әгъләмованың да 90 яшьлек юбилее. Ул Түбән Кама( Ширәмәт) районының Югары Чаллы авылында туа.

Сугыш башлангач, мәктәпне ташлый, колхозда төрле эштә эшли. Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәте өчен медаль белән бүләкләнә.

1954 елда Мәбрүрә апа кияүгә чыга, Түбән Уратма авылына күчеп килә. Тормыш иптәше белән 55 ел бергә гомер иткәннәр, ике бала үстергәннәр. 6 онык һәм 9 оныкчыклары бар.

Пенсиягә кадәр ул "Родина" совхозында эшләгән.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*