ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама муниципаль районында коронавирус йоктыруның тагын бер очрагы расланган
Сәламәтлек
  • 21 Май 2020 - 14:15
  • Караулар: 17
21 майга булган мәгълүматларга караганда, Түбән Кама муниципаль районында коронавирусның тагын бер очрагы расланган.

Чир вируслы кеше белән аралашу аркасында ияргән. Пациент өйдә изоляциядә, табиблар күзәтүе астында дәвалану (ОРВИ симптомнары) уза.

Элегрәк шәһәрдә яңа коронавирус йогышы белән авыруның 113 очрагы теркәлгән иде. 63 пациент савыкты.

Татарстанда бүген яңа инфекциянең 71 очрагы расланган. 1 очрак читтән кертелгән, 70- вируслы кеше белән аралашу аркасында. 24 кеше хастаханәгә салынган, 47 кеше өйдә дәвалана (аларда авыруның җиңел яки симптомсыз формасы). Республикада COVID-19дан үлүнең 9 очрагы расланган.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*