ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама муниципаль районында коронавирус йоктыруның 4 яңа очрагы теркәлгән
Сәламәтлек
  • 16 Май 2020 - 15:51
  • Караулар: 14
16 майга оператив мәгълүматларга караганда, Түбән Кама муниципаль районында коронавирус йоктыруның 4 яңа очрагы теркәлгән.

Барлык очраклар да контакт аша ияргән. Бер пациент Яр Чаллы госпиталендә пневмония белән ята, өчесе ОРВИ симптомнары белән йорт изоляциясендә, табиблар күзәтүе астында (ОРВИ симптомнары белән) дәвалана.

Элегрәк Түбән Камада яңа коронавирус йогышы белән авыруның 103 очрагы теркәлгән иде. 47 кеше терелде.

Татарстанда бүген исә яңа төр коронавирус инфекциясенең 84 очрагы расланган, шуларның берсе читтән кертелгән, калганнары – аралашу аша. 34 кеше хастаханәгә салынган, 50 кеше авыруның җиңел яки симптомсыз формасы белән өйдә дәвалана.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*