ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама муниципаль районында коронавирус йоктыруның 4 яңа очрагы ачыкланды
Сәламәтлек
  • 15 Май 2020 - 12:41
  • Караулар: 24
15 майга булган оператив мәгълүматларга караганда, Түбән Кама муниципаль районында коронавирус йоктыруның 4 яңа очрагы теркәлгән.

Барлык очраклар да - авыру белән аралашу аша. Ике авыру пневмония белән Түбән Кама госпиталенә салынды, икесе йорт изоляциясендә, табиблар күзәтүе астында дәваланалар.

Элегрәк шәһәрдә яңа коронавирус йогышы белән авыруның 99 очрагы теркәлгән иде. 47 кеше терелде.

Татарстанда бүген яңа коронавирус инфекциясенең 84 очрагы расланган. 1 очрак читтән кертелгән, 83 - аралашу аша. 28 кеше хастаханәгә салынган, 56 кеше өйдә дәвалана (аларда җиңел яки симптомсыз форма).
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*