ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Өлкән шәфкать туташы Әлфия Хөсәенова үз һөнәренең үзенчәлекләре турында сөйләде
Сәламәтлек
  • 12 Май 2020 - 17:47
  • Караулар: 19
12 майда шәфкать туташлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Түбән Кама балалар хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге өлкән шәфкать туташы Әлфия Хөсәенова үз һөнәренең үзенчәлекләре турында сөйләде. Бүгенге катлаулы ситуациядә әлеге бүлек белгечләре алдынгылар сафында.

- Әлфия Әсхәтовна, инфекцияләр һәрчак очрап тора. Сезнең бүлек аша иң куркынычлары уза, сезгә куркыныч булмыймы?

- Башта куркыныч иде. Һәркем яшәргә тели, чир йоктырудан курка. Өстәвенә, һәркемнең гаиләләре, туганнары, дуслары бар. Мин үз хезмәткәрләрем өчен борчылам, күпләрен өйләрендә балалары, ата-аналары, тормыш иптәшләре көтә, әмма бу эш безнең бурыч - үзебез сайлаган һөнәр.

- Йогышлы авыру бүлекләре һәм хастаханәләр гади кеше күзаллавында иң куркынычлар рәтенә керә. Сез бу һөнәрне ничек сайладыгыз?

- Һөнәрне гомерлеккә бер тапкыр сайлыйлар! Мин бу һөнәрне сайлап ялгышмадым дип саныйм. Миңа балалар белән эшләү бик ошый. Мин беркайчан да бу һөнәрне сайлавыма үкенмим, гәрчә ул җиңелләрдән булмаса да. Һәрвакыт камилләшәсе һәм квалификацияне күтәрәсе килә. Медицина - ул һәрвакыт яңалыклар күп булган өлкә.

-Хәзерге вазгыять гади түгел, дөресен әйткәндә, вирусны эләктерүдән курыкмыйсызмы?

- Һәркемгә дә куркыныч булды, әмма бу - беренче чиратта, безнең эш. Мин үз коллективым белән горурланам, берсе дә баш тартмады, куркуын күрсәтмәде, барысы да бердәм булды. Хәзер безнең бурыч - бу вирусны җиңәргә ярдәм итү.

- Паникага ничек бирелмәскә?

-Без килеп чыккан эпидемияне туктатырга сәләтле түгел, әмма без кулларны юа, медицина битлекләре киеп йөри, халык күп җыелган урыннарда булмый алабыз. Бүгенгедә калырга тырышыгыз һәм кайчан да булса болар барысы да тәмамланачагын, барысы да яхшы булачагын уйлагыз. Дөньяда бар кеше хәзер катлаулы чор кичерә һәм без эшли алачак төп нәрсә —тынычлык саклау һәм паникага бирелмәү. Барыгызга да сәламәтлек һәм тынычлык телим!
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*