ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин коронавирус турында ялган хәбәр таратуда гаепләнүчеләрне табарга кушты
Сәламәтлек
  • 27 Март 2020 - 15:00
  • Караулар: 236
 Коронавирусны кисәтү буенча Түбән Кама оператив штабы утырышында Айдар Метшин ялган мәгълүмат таратучыларны табарга һәм җаваплылыкка тартырга кирәклеген белдерде.

"Хокук саклау органнары хезмәткәрләреннән "Магнит" һәм КФҮ вазгыяте турында ялган мәгълүмат таратучыларны ачыклауларын сорыйм, - диде Түбән Кама мэры. - Бу -  җәза бирелергә тиешле күзгә бәрелеп торган очрак. Мин моны тикшерүегезне  сорыйм".

Искәртеп узабыз, кичә социаль челтәрләрдә Түбән Камада «Магнит» хезмәткәрләренең берсе коронавирус инфекциясеннән үлгән дигән мәгълүмат таралды. Мәгълүмат дөреслеккә туры килми: хезмәткәр йөрәк өянәгеннән үлгән.

Ялган мәгълүмат күпфункцияле үзәк турында да басылып чыкты. Анда эшләүче хезмәткәрне коронавирус йоктыру сәбәпле, ашыгыч ярдәм машинасы алып китүе турындагы хәбәр шулай ук ялган.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^