ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама районының санитар-эпидемиологик торышы буенча киңәйтелгән киңәшмә узды
Сәламәтлек
  • 14 Февраль 2020 - 08:04
  • Караулар: 48
Түбән Камада Россия кулланучылар күзәтчелеге эшчәнлегенең 2019 елгы нәтиҗәләре һәм Түбән Кама районының санитар-эпидемиологик торышы буенча киңәйтелгән киңәшмә узды. 

Утырышка төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, ведомство вәкилләре һәм медицина хезмәткәрләре җыелды. Катнашучылар алдында Россия кулланучылар күзәтчелегенең җирле бүлеге башлыгы Рөстәм Изиятуллин һәм Түбән Кама гигиена һәм эпидемиология үзәгенең баш табибы Эльза Гыйльметдинова чыгыш ясады.



Очрашу Түбән Камада һава һәм су сыйфаты мәсьәләләре буенча фикер алышудан башланды. 2019 елда Түбән Камада атмосфера һавасын тикшерү өчен,  5 657 проба алынган. Шулардан  19 очрак канәгатьләнерлек булмаган: 6 сы - шәһәрдә һәм 13 е - авыл җирлекләрендә. Түбән Камада суның сыйфаты канәгатьләнерлек.



Түбән Камада бума ютәл белән авыручылар саны 20 тапкыр диярлек арткан, чир йоктырган барлык балалар да бу авырудан прививка ясатмаган булган. Вируслы гепатит белән авыручылар саны 41% ка, ВИЧ йоктыручылар саны 20% ка кимегән. Түбән Камада кызамык, кызылча, бизгәк кебе авырулар теркәлмәгән.

Утырышта коронавирус куркынычы турында да сүз барды. Изиятуллин  сүзләренә караганда, «Бигеш» аэропортында тулы бер команда эшли. Халыкара рейсларда очып килүче пассажирлар һәм экипажларны тикшерүдән тыш, белгечләр һава судносында  инфекция таратучы бөҗәкләр булу-булмавын да тикшерә.



Тулаем алганда, Түбән Кама шәһәре  һәм районына эпидемиягә каршы чаралар үткәрүгә 2019 елда 4 миллион 200 мең сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*