ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Каманың яшь табиблары очрашуга җыелды
Сәламәтлек
  • 29 Декабрь 2019 - 09:31
  • Караулар: 244
Түбән Камада сәламәтлек саклау тармагы яшь белгечләре өчен традицион очрашу-танышу узды. Быел очрашуга 40 табиб килде, шуларның 23 е әле күптән түгел генә эшли башлаган.

Алар арасында теш табиблары, терапевтлар, травматолог-ортопедлар, невролог, эндокринолог, офтальмолог, акушер-гинеколог, неонатолог, эпидемиологлар һәм педиатрлар бар. Берәүләре, укып бетереп, туган шәһәрләренә эшкә кайткан, икенчеләре Пермь, Саратов һәм Башкортостаннан килеп урнашканнар.

«Сезне үзебезнең тату һәм зур гаиләбездә сәламләвемә шатмын. Безнең һөнәрдә очраклы кешеләр юк, һәм әгәр сез аны сайлагансыз икән, димәк, сез күп кенә сыйфатларга ия. Кешеләрне яратыгыз, аларның хәленә керегез, авырлыклардан курыкмагыз һәм зуррак уңышларга омтылыгыз», - ди үзенең  видеомөрәҗәгатендә сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова.

«Мин Түбән Камада тудым һәм биредә үстем, ә аннары  гаиләбез белән Казанга күчендек. Анда медуниверситетта укыдым, ә монда ирем белән кире кайттым. Башлангыч сыйныфлардан медицина өлкәсендә укырга хыялландым. Табиблар -  үз эшләрен белүче искиткеч кешеләр. Эпидемиологлар кешеләр өчен җавап бирә һәм авыруларны булдырмый калуны тикшереп тора, шуңа күрә мин бу юнәлешне сайладым», - ди Екатерина Тимерова.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*