ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада гриппка каршы прививканы күчмә пунктларда да ясатырга мөмкин
Сәламәтлек
  • 14 Ноябрь 2019 - 07:37
  • Караулар: 81

Түбән Камада  гриппка каршы вакцинация дәвам итә.

Түбәнкамалыларга уңайлы булсын өчен, шәһәрнең сәүдә үзәкләрендә күчмә пунктлар  ачылды. Биредә тиз арада бушлай прививка ясатырга була.

Мобиль пунктларның 15 ноябрьгә кадәр эш графигы:

-«ЭССЕН» СҮ (Төзүчеләр пр.), 10.00 - 17.00  сәгатьләрдә;

-«ЭССЕН» СҮ (Гагарин ур.), 10.00 - 17.00 сәгатьләрдә;

-«ОЛИМП» СҮ,  10.00 - 17.00  сәгатьләрдә;

-«ЛЕНТА» СҮ, 10.00- 17.00 сәгатьләрдә;

-НКЦ,  9.00 - 13.00  сәгатьләрдә.

Прививканы яшәү урыны буенча теркәлгән сырхауханәләрдә дә ясатып була.

Белгечләр вакцинациядән соң организмда тотрыклы иммунитет формалашу өчен 15 тәүлек  кирәк булырга мөмкин дип искәртә. Һәр кешедә бу процесс төрлечә бара. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*