Прививка авырулар саны арткан чорда иң нәтиҗәле саклану ысулы булып кала бирә. Халыкка уңайлы булсын өчен поликлиникаларда прививка кабинетлары, күчмә медицина бригадалары һәм сәүдә үзәкләрендә вакцинация пунктлары эшли. Прививканы юлламасыз һәм уңайлы вакытта ясатырга мөмкин.
Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты хезмәткәрләре, үз сәламәтлекләренә һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең иминлегенә җаваплы мөнәсәбәтнең шәхси үрнәген күрсәтеп, вакцинация уздылар инде.
Район хакимияте халыкны һәм предприятие җитәкчеләрен үзләрен, якыннарын һәм коллективларын саклау өчен вакцинациядә актив катнашырга чакыра.
Халыкка уңайлы булсын өчен, поликлиникаларда прививка кабинетлары ике сменада 8:00 дән 18:00 гә кадәр эшли. Аз хәрәкәтләнүче пациентларның өйләренә бару дәвам итә, ә ТИҮС белән берлектә шәһәрнең микрорайоннарында түбәндәге адреслар буенча прививка нокталары оештырылган:
✓Корабельная, 20,
✓Студентлар, 18а һәм 49,
✓Химиклар, 96, 16 һәм 72в,
✓Шинчылар, 25а,
✓Менделеев, 32,
✓Вокзал, 6,
✓Мир, 79,
✓Вахитов, 8/14,
✓Бызов, 9,
✓Сөембикә, 72,
✓37 нче һәм 29 нчы мәктәпләр.
Вакцинация зур сәүдә үзәкләрендә дә үткәрелә: «Рамус Молл», «Сити Центр», «Панорама», «Магнит», Үзәк базарда, шулай ук Түбән Кама коммерцияле үзәгендә, «Заман» китапханәсендә, «Ялкын», «Ровесник», «Олимпия» һәм «Феникс» яшьләр-яшүсмерләр клубларында.

