Бүген Түбән Каманың хатын-кызлар консультациясе Бөтенроссия йөклеләр көне уңаеннан ачык ишекләр көне уздырды. Чара мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм сәнгать мәктәбенең яшь талантлары чыгышларыннан башланды.
Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина бәйрәмнең мөһимлеген билгеләп үтте: «Әлеге көн булачак әниләргә аерым рәхмәт белдерергә мөмкинлек бирә. Бүген сез иң зур байлыкны — балагызны күкрәк астында йөртәсез. Бу искиткеч тормыш бүләге өчен рәхмәт сезгә. Тормышыгыз бәхетле һәм шатлыклы мизгелләргә бай булсын». Шулай ук ул билгеләп үткәнчә, бүген шәһәребезнең һәм районыбызның социаль секторы актив үсештә: балалар бакчалары яңартыла, яңа ясле төркемнәре барлыкка килә, мәгариф учреждениеләре реконструкцияләнә.
Чара концерт һәм йөкле ханымнарга күңелле сюрпризлар: бүләк сертификатлары һәм чәчәкләр тапшыру белән тәмамланды.
Түбән Каманың Перинаталь үзәкле район балалар хастаханәсе табиб-неонатологы Иляна Хафизова булачак ата-аналар өчен лекцион семинар үткәрде.
Махсус консультацияләр эшенә аерым игътибар бирелде. ЗАГС хезмәткәрләре бала туу турындагы документларның нечкәлекләрен ачыкларга булыштылар. Пенсия фонды вәкилләре пособиеләрнең һәм ана капиталының нечкәлекләрен аңлаттылар. Мәшгульлек үзәге консультантлары баланы карау буенча ялдан соң яшь әниләргә квалификация күтәрү вариантларын һәм актив хезмәт эшчәнлегенә кайту мөмкинлекләрен тәкъдим иттеләр.

