Ел башыннан шәһәр хастаханәләрендә 58 меңнән артык түбәнкамалы диспансеризация узган - тикшерелүчеләрнең 60% ы өстәмә консультацияләргә җибәрелгән. Бүгенге көнгә 2,8 меңнән артык авыру расланган инде. Мондый статистика белән «Эшлекле дүшәмбе»дә Түбән Кама муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Зилә Хисмәтова уртаклашты.
Эре предприятиеләр һәм мәгариф учреждениеләре тикшеренүләр узуга актив ярдәм итә. Җайга салынган эш нәтиҗәсендә диспансеризациягә эләккән эшкә яраклы яшьтәге кешеләрнең өлеше 60 процентка кадәр арткан.
Зилә Фалиховна бу эшкә кече һәм урта бизнес вәкилләрен дә активрак кушылырга чакырды: "Кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсендә эшләүче эшкә сәләтле халык актуаль проблема булып кала. Бүген бу шәһәр һәм районның 30 меңгә якын эшкә сәләтле халкы. Алар өч елдан артык профилактик медицина тикшерүләре белән колачланмаган".
Моннан тыш, 2025 елда репродуктив сәламәтлекне диспансерлаштыру буенча бирем 10 мәртәбә арттырылды. Аны репродуктив яшьтәге 32 меңнән артык ир-ат һәм хатын-кыз узарга тиеш.
Исегезгә төшерәбез, диспансеризация узу өчен түләүле ял көне бирелә. Моның өчен яшәү, эшләү яки уку урыны буенча поликлиникага үз участок терапевтыңа мөрәҗәгать итәргә кирәк. Поликлиникага телефон аша яки «Госуслуги» аша язылырга мөмкин.

