ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада тагын бер йорт кулланылышка тапшырылды
Төзелеш hәм күчемсез милек
  • 04 Сентябрь 2020 - 12:37
  • Караулар: 62

Бүген Түбән Камада 120 гаилә яңа фатирлы булды. «Татнефть» хезмәткәрләренә социаль ипотекага бирелгән йорт Тәбиев урамы, 37 адресы буенча урнашкан.

Фатирларның гомуми торак мәйданы - якынча 7500 кв. м.

Аларда яшәү өчен барлык шартлар бар: торак сантехника, газ плитәсе, янгын сигнализациясе, су, газ, электр энергиясе исәпләгечләре, җылылык көйләгечләре белән тәэмин ителгән, мәгълүматларны читтән торып санау системасы белән җиһазландырылган.

Ун катлы йорт төзелеше «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды кертемнәре хисабына гамәлгә ашырылды. Ел башыннан гына да Түбән Камада 120 фатирга исәпләнгән дүрт социаль ипотека йорты файдалануга тапшырылды.

Ел ахырына кадәр 49 нчы кварталда Дәүләт торак фонды Түбән Камада   социаль ипотекага 997 фатирга исәпләнгән тагын 7 йортны тапшырырга планлаштыра.

 

Фото: Радик Кутушев

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*