ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин: "Төзүчеләр, проектчылар, архитекторлар һәрвакыт халыкка хезмәт итә"
Төзелеш hәм күчемсез милек
  • 09 Август 2020 - 08:07
  • Караулар: 784
                                                                                                                     

   Хөрмәтле Түбән Кама төзелеш комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннары!


Сезне һөнәри бәйрәмегез - Төзүчеләр көне белән чын күңелдән котлыйм!

Төзүчеләр, проектчылар, архитекторлар һәрвакыт халыкка хезмәт итә. Әлеге хезмәт “бәхет” төшенчәсенең иң мөһим өлешләрен – туган йорт, иртәгесе көнгә ышаныч хисен булдыра.

Зур потенциалы булган шәһәрне мирас итеп калдырган беренче төзүчеләрнең традицияләрен дәвам итеп, Түбән Кама төзүчеләренең хәзерге буыны халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга, район һәм шәһәрнең үз йөзен булдыруга юнәлтелгән төзелеш комплексының ышанычлы эшләвен тәэмин итә.

Аерым рәхмәт сүзләремне тармак ветераннарына җиткерәм. Сез яшьләргә үз һөнәрегезнең иң яхшы традицияләрен тапшырдыгыз һәм иң югары нәтиҗәләргә ирешү өчен ничек эшләргә кирәклеген өйрәттегез!

Хөрмәтле төзүчеләр, сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, көч-куәт, яңа һөнәри үрләр яулавыгызны, бәхет, мәхәббәт һәм уңышлар телим!

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*