ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Фатир ачкычлары тапшырылды
Төзелеш hәм күчемсез милек
  • 02 Июнь 2020 - 08:24
  • Караулар: 107
Түбән Каманың 120 гаиләсе Корабельная урамындагы 62 нче йорттан фатир алды.

Йорт «Татарстанда социаль ипотека» программасында катнашучылар — бюджет өлкәсе һәм шәһәр булдыручы предприятие хезмәткәрләре өчен төзелгән. Эпидемиологик хәл начар булу сәбәпле, йортны файдалануга тапшыру вакыты кичектерелеп торды.

Фатирларда яшәү өчен барлык шартлар да бар: алар сантехника, газ плитәсе, янгын сигнализациясе, су, газ, электр энергиясе исәпләгечләре, җылылык көйләгечләре белән тәэмин ителгән.

«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында 2020 елга 2 979 млн кв. метр күләмендә торак тапшыру каралган.

Фото:vk.com/neftekhimmedia

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*