ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада 160 фатирлы яңа йорт файдалануга тапшырылды
Төзелеш hәм күчемсез милек
  • 10 Октябрь 2019 - 14:05
  • Караулар: 173
Түбән Камада 160 фатирлы 41 нче номерлы социаль ипотека йортына күченү башланды, дип хәбәр итә "Татарстан Республикасы" газетасы, Дәүләт торак фондының матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Яңа төзелештә социаль ипотека программасында катнашучылар -   бюджет оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре яшәячәк. Йорт ун  катлы, дүрт подъездлы. Барлык фатирлар да яшәү өчен тулысынча әзер, сантехника, газ плитәләре, янгын сигнализациясе, су, газ, электр энергиясе исәпләгечләре белән җиһазландырылган.

2019 елда Дәүләт торак фонды Түбән Камада 400 фатирлык 3 күп фатирлы торак йортны файдалануга тапшырган иде инде. Хәзерге вакытта шәһәрнең 49 нчы микрорайонында 120 фатирлы 49-16 нчы номерлы социаль ипотека йорты төзелеше тәмамланып килә.

Быел Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының инвестиция программасы Татарстан шәһәр һәм районнарында гомуми мәйданы 438,3 мең кв. м булган 7,8 мең фатирга исәпләнгән 165 йорт төзүне күздә тота.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*