ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Тавышыгыз бик мөһим: авылларда почталарны яңарту өчен тавыш бирү башланды
Төзелеш hәм күчемсез милек
  • 28 Март 2025 - 09:57
  • Караулар: 44

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы хәбәр иткәнчә, бердәм дәүләт хезмәтләре порталында бөтен ил буенча авыл почта бүлекчәләрен яңартуның өстенлекләрен билгеләүче бөтенроссия тавыш бирүе башланды.

Татарстанда яшәүчеләр 2030 елга кадәр Россия почтасының кайсы бүлекчәләренә капиталь ремонт ясалачагына йогынты ясый ала. Авыл җирендә, ерак һәм барып җитү кыен булган урыннарда урнашкан бер почта бүлекчәсе өчен тавыш бирергә мөмкин. Тавыш бирүдә Түбән Кама районының Шәңгәлче, Олы Афанас, Иске Чишмә, Югары Уратма, Түбән Уратма, Ширәмәт, Прости, Каенлы, Югары Чаллы, Сухрау, Елантау авылларында, Трудовой поселогында һәм Благодатный авылында урнашкан Россия почтасы бүлекчәләре катнаша.

Ничек катнашырга:

1.        Тавыш бирү битенә күчегез.

2.         «Авторизацияләнергә» төймәсенә басыгыз һәм Дәүләт хезмәтләре аша керегез. Сезнең хисап язмагыз расланган булырга тиеш.

3.         Тавыш бирергә теләгән почта бүлеген сайлагыз.

4.         «Җибәрергә» төймәсенә басыгыз.

Тавыш бирү 2025 елның 24 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 2030 елга кадәр капиталь ремонт үткәреләчәк почта элемтәсе бүлекчәләре билгеләнәчәк.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^