ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
«Пионерлар йорты» үз исемен үзгәртәчәк һәм тулысынча яңартылачак
Төзелеш hәм күчемсез милек
  • 06 Февраль 2025 - 13:27
  • Караулар: 52

Түбән Камага эш визиты белән ТР рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» гомумроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең Татарстандагы төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов һәм ТР Яшьләр үзәге директоры Валентин Шихобалов килде. Делегация капиталь ремонт үткәрү өчен төзелгән бинаны карау максатыннан Түбән Кама мэры белән бергә И.Х.Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗаты сараена барды. Бина «Алдынгылар йорты» дип үзгәртеләчәк һәм республикада «Алдынгылар хәрәкәте» гомумроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең барлык катнашучыларын берләштерүче беренче объект булачак.

«Дом Пионеров» изменит свое название и полностью обновится

Түбән Камада Балалар һәм яшьләр иҗат сарае бинасына беренче нигез ташны 1966 елда салалар. Төзелеш туктатыла, шуңа күрә «Пионерлар йорты» үз эшен 1983 елда гына башлап җибәрә. Бүген биредә 2 меңнән артык бала укый. Укучылар рәсем, вокал осталыгы, хореография, график дизайн һәм робот техникасы дәресләренә йөриләр.

«Дом Пионеров» изменит свое название и полностью обновится«Дом Пионеров» изменит свое название и полностью обновится«Дом Пионеров» изменит свое название и полностью обновится

Бинага нигез салынганнан бирле капиталь ремонт ясалмаган. Мәгариф учреждениесен яңарту уңайлы мохиттә сыйфатлы белем бирү өчен кирәкле шартлар тудырачак. Рамил Муллин ассызыклаганча: «Совет елларында Түбән Кама укучыларының ялын үткәрү урынын хәтерләтүче нидер калырга тиеш. Мәсәлән, актлар залында дивар бизәкләрен сакларга мөмкин».

Делегация булачак «Алдынгылар йорты»ның эш принциплары турында фикер алышты. Учреждениенең эшчәнлек өлкәсе киңәячәк, түгәрәкләр эшен дәвам итәчәк, «Алдынгылар хәрәкәте»ндә катнашучылар саны артачак. Уңайлы инклюзив мохит булдыру һәм балалар агымын арттыру планлаштырыла. Валентин Шихобалов сүзләренчә, учреждениенең исемен «Алдынгылар йорты»на үзгәртергә генә түгел, ә чын йорт булдырырга кирәк, яшүсмер бирегә теләсә кайсы вакытта килеп, ял итә, дуслары белән очраша алырга тиеш.

«Дом Пионеров» изменит свое название и полностью обновится

«Алдынгылар хәрәкәте» гомумроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең Татарстандагы төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов: «Безнең максат – яшүсмерләр өчен бердәм пространство булдыру, аларда дөрес кыйммәтләр формалаштыру. Монда укыган баланың киләчәктә бирегә ничек килгәнен җылылык белән искә алуы мөһим. Хәтта дөньяның башка ноктасына күченсә дә, ул Түбән Камада яшәве һәм «Алдынгылар йорты» нда укуы белән горурлансын иде».

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^