«Эшлекле дүшәмбе»дә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов 2025 елда шәһәрдә һәм районда мәгариф объектларын төзү планнары турында сөйләде. Быел 13 белем бирү учреждениесе, шул исәптән 3, 14 һәм 31 нче лицейлар, 13 нче гимназия-интернат һәм 11 нче мәктәп үзгәртеп корылачак.
Красный Ключ поселогында Үзәк урамы, 4А йорт адресы буенча урнашкан «Әкият» балалар бакчасы бинасына капиталь ремонт ясалачак. СИБУР компаниясе ярдәме белән Балалар экология-биология үзәген ремонтлау дәвам итә. Киләчәктә өстәмә белем бирү объекты территориясендә эко-йорт - Мәскәүдә ВДНХ павильоннарының берсендә урнашкан «Полимерлар йорты» филиалын төзү планлаштырыла.
Түбән Кама химия-технология институтының матди-техник базасын яңарту дәвам итәчәк, Студентлар ур., 11 йорт адресы буенча урнашкан корпус ремонтланачак.
Моннан тыш, Түбән Кама районының Прости, Түбән Уратма, Каенлы, Благодатное авылларында урнашкан мәктәпләрдә ремонт эшләре башкарылачак. Кызыл Чапчак авылында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәп яңартылачак.