ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
«Преттль-НК» компаниясе шәһәрдә үз җитештерү цехын ачты
Икътисад
  • 12 Ноябрь 2020 - 14:16
  • Караулар: 39
Түбән Камада сәнәгать җиһазлары, көнкүреш техникасы өчен кабель-жгут продукциясе җитештерүче буларак танылган «Преттль-НК» компаниясе автомобиль һәм тимер юл тармаклары өчен сыйфатлы продукция белән тәэмин итү принцибы буенча эшли.

Хәзер биредә яшь әниләр, студентлар һәм хәтта мәктәп укучыларына исәпләнгән «Өй янындагы эш» проекты да тормышка ашырыла.

Ике ай элек Химиклар проспекты, 32г адресы буенча зур булмаган цех төзелде. Ул «КамАЗ» заводы өчен билгеләнгән сәнәгать жгутлары җитештерә.

Для мам, студентов и школьников: Айдар Метшин посетил первую рабочую площадку у дома

«Преттль-НК» компаниясе идарәчесе Олег Поляк сүзләренә караганда, аерым цех булдыру идеясе очраклы гына тумаган. Түбән Камада бик күп яшь хатын-кызлар яши, алар гаилә шартлары аркасында шәһәрдән читкә йөреп эшли алмый: кечкенә балалар даими игътибар таләп итә. Предприятиедә кул хезмәтеннән файдалану җитәкчелекне шәһәр эчендә цех ачып, халыкны эш белән тәэмин итүгә башлангыч биргән.

Для мам, студентов и школьников: Айдар Метшин посетил первую рабочую площадку у дома

Хәзер элеккеге кибет павильоннарының берсендә урнашкан кечкенә цехта көндезге сменада 25 кеше эшли. Эш графигы яшь баласы булган хатын-кызлар өчен уңай: 7: 30 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр. Өйрәнчекләргә хезмәт хакы аена 17 мең сум тирәсе тәшкил итә, аннан соң ул 25 мең сумга җитәчәк.

Для мам, студентов и школьников: Айдар Метшин посетил первую рабочую площадку у дома

Цехны кичке вакытта да эшләтеп җибәрү заказлар җитештерүне арттырырга мөмкинлек бирә, предприятие җитәкчелеге бу эшкә якын-тирә көллият студентларын җәлеп итү инициативасы белән чыккан. Күптән түгел компания вәкилләре, яшьләр һәм аларның ата-аналары арасында хезмәттәшлек турында сөйләшү булган. Студентлар бу идеяне шатланып каршы алган.

Для мам, студентов и школьников: Айдар Метшин посетил первую рабочую площадку у дома

Киләчәктә мондый цехларны шәһәрнең биш мәйданчыгында булдыру планлаштырыла.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар