ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада яңа вакансияләр саны 2023 елга 12 меңгә җитәргә мөмкин
Икътисад
  • 17 Сентябрь 2020 - 15:09
  • Караулар: 88
Түбән Камада коронавирус белән бәйле зур тәнәфестән соң,  Квалификацияле кадрлар әзерләү буенча координация советы үз утырышын үткәрелде. Утырышны Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радмир Беляев җитәкләде.

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары сүзләренә караганда, белгечләр мәсьәләсе  кискен тора: Түбән Камада гына түгел, күрше шәһәрләрдә дә. "Кадрлар – бөтен нәрсәнең нигезе", - дип билгеләп үтте Радмир Беляев.

Фаразлар буенча, Түбән Камага  инвесторлар керү нәтиҗәсендә, яңа объектларда вакантлы урыннар саны 1200 дән 2023 елда 12 меңгә кадәр артачак. "Бу  - бик җитди сан, бу -  бик җитди бурыч", - дип мөрәҗәгать итте спикер түгәрәк өстәл артында утыручы  мәгариф тармагы  идарәчеләренә. Хезмәткәрләрне табу өчен,  башта аларны укытырга, Түбән Камада калырлык шартлар тудырырга кирәк.

Хәзер, әйтик, шәһәрдә газ белән эретеп ябыштыручыларга ихтыяҗ зур.  Тиздән Түбән Камада «Пятерочка» диспетчерлык пункты барлыкка киләчәк – анда 300 хезмәткәр кирәк, микрофибра җитештерү заводына 250 тегүче кирәк булачак, «Рамус молл» киләчәктә 3000 хезмәткәрне, термалар комплексы – 250 кешене үзенә җәлеп итә алачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*