ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Гражданнар инициативаларына ярдәм итү штабы эшмәкәрләр белән очрашты
Икътисад
  • 10 Сентябрь 2020 - 15:24
  • Караулар: 32
«Яшәү өчен шәһәр, кешеләр өчен шәһәр» шигаре астында эшләүче Ггражданнар инициативаларына ярдәм итү штабы Түбән Кама эшкуарлары белән очрашу үткәрде.

Түгәрәк өстәлгә төрле өлкәләрдән – икмәк пешерүдән алып, төзелеш панельләре җитештерүгә кадәр, эшмәкәрләр җыелды. Төп спикер булып Радмир Беляев чыгыш ясады. Ул соңгы берничә елда муниципаль районда инвесторларны җәлеп итү аркасында 987 яңа эш урыны булдырылуы,  планда – тагын 8800 вакансия булдыру турында сөйләде. «Безнең проектлар зурая башлады, без зур компанияләргә кызыклы», - дип сөйләде Радмир Беляев.

Инициативаларга ярдәм итү штабы рәистәше Баһманов сәүдә үзәкләрен һәм тукталышлардагы зур булмаган маркетларны куюда билгеле бер төрлелек булмауга игътибар итте.  Радмир Беляев бу сорауны хуплады. "Безгә шәһәр белән эш итүче һәм бизнесменнарга материалларны кайда сатып алырга, идеяне кайдан алырга, нинди дизайн ясарга кирәклеген сөйләргә тиешле өстәмә архитекторлар командасы кирәк. Бизнес үзе моны сыйфатлы башкара алмый", - дип саный ул.

Шул ук вакытта шәһәрнең йөзен яхшыртуда, һичшиксез, зур алга китеш бар. Сүз  яңа иҗтимагый киңлекләр яки юллар турында гына түгел. "Түбән Камада 480 реклама щиты бар иде, ә хәзер 180 калды", - ди Радмир Беляев.Радмир Беляев сүзләренә караганда, реклама конструкцияләре саны кимүгә аларны арендага бирүче бизнесменнар үзләре дә шат.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*