ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада заманча тракторлар чыгарырга планлаштыралар
Икътисад
  • 07 Август 2020 - 07:28
  • Караулар: 119
Түбән Кама яңа буын интеграль тракторлар өчен комплектлау җайланмалары җитештерү үзәге булырга мөмкин. Проект буенча Ижевскига билгеләнгән машиналар җыю эше шулай ук нефтехимиклар шәһәренә күчәргә мөмкин.

Бүген Түбән Кама муниципаль районы башлыгы каршындагы Инвестицион советта   «Нижнекамский трактор»  ҖЧҖ гамәлгә куючысы Вадим Шамилов җитди планнар турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, Россия һәм Белоруссиядә җитештерелгән заманча тракторлар мораль яктан искергән: алар кулланучылар өчен алай ук уңайлы түгел. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы исәпләп чыгарганча, илгә, ким дигәндә, интеграль компонентлы 204 мең трактор кирәк. Ил машиналарының бәясе чит ил аналогларыннан берничә тапкыр кимрәк булачак.

Импортозамещение: в Нижнекамске планируют производить трактора нового поколения

"Авыл хуҗалыгы өчен генә түгел, коммуналь өлкә өчен дә бик яхшы проект, - дип билгеләде Айдар Метшин. - Бүген районга чыккач,  без матур, әмма чит ил тракторлары күрдек, ә бу безнең техника булсын иде".

Инвестицияләр 500 млн сум тәшкил итәчәк, проектны тормышка ашыру вакыты – 2022 ел. Комплектлау әйберләре җитештерү буенча завод 150 кешене эшле итәчәк.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*