ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Италия инвесторлары Түбән Камада үз производстволары өчен 650 млн сум кертергә планлаштыра
Икътисад
  • 07 Август 2020 - 07:17
  • Караулар: 65
Италиянең   HVM компаниясе  Түбән Кама территориясендә үз  проектына 650 млн  сум кертергә планлаштыра. Бу хакта бүген Түбән Кама муниципаль районы башлыгы каршындагы Инвестицион совет утырышында билгеле булды.

«Русские криогенные системы» ҖЧҖ сыекландырылган газ белән йөрүче йөк машиналары өчен югары технологияле баклар җитештерәчәк, аларда ягулык Цельсий буенча минус 160 градус  һәм 15 атмосфера басымы астында тора. Завод сәнәгать зонасында урнашачак, быел фирма Италиядән  баклар китерә башлаячак, киләсе елдан линияне эшләтеп җибәрәчәк, ә берничә елдан Түбән Камада 215 хезмәткәр эшләүче производство барлыкка килергә мөмкин.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*