ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Ирекле эшчеләргә һәм читтән торып эшләүчеләргә: тагын бер тапкыр һөнәри керемгә салым нечкәлекләре турында
Икътисад
  • 24 Июль 2020 - 14:52
  • Караулар: 104

Укучыларыбызга үзмәшгуль булу мөмкинлеге турында тагын бер кат искә төшерәбез.

Һөнәри керемгә салым - ул 2019 елдан бирле кулланыла торган гражданнар өчен махсус салым режимы. Бу режим 10 ел дәвамында гамәлдә булачак.

Яңа махсус салым режимына (үзмәшгульләр) күчүче физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр мөстәкыйль эшчәнлектән кергән керемнәрдән бары тик ташламалы ставка буенча гына — 4 яки 6% түли ала. Бу бизнесны легаль алып барырга һәм законсыз эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен штраф алу куркынычыннан башка өстәмә эштән керем алырга мөмкинлек бирә.

ХИСАПЛАР ҺӘМ ДЕКЛАРАЦИЯЛӘР ЮК

Декларация тапшырырга кирәкми. Керемнәрне исәпкә алу автомат рәвештә мобиль кушымтада алып барыла.

ЧЕК КУШЫМТАДА ФОРМАЛАША

ККТ сатып алырга кирәкми. Чекны «Минем салым» мобиль кушымтасында формалаштырырга мөмкин.

ИМИНИЯТ КЕРТЕМНӘРЕН ТҮЛӘМӘСКӘ МӨМКИН

Пенсия иминиятенә билгеләнгән суммадагы кертемнәрне түләү бурычы юк. Пенсия иминияте ирекле тәртиптә гамәлгә ашырыла.

ШӘХСИ ЭШМӘКӘР СТАТУСЫННАН БАШКА ЛЕГАЛЬ ЭШ

Шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәлмичә генә эшләргә була. Керем кушымтадагы белешмә белән раслана.

ТҮЛӘҮГӘ САЛЫМНЫ ИСӘПЛӘРГӘ КИРӘК ТҮГЕЛ

Салым автомат рәвештә кушымта аша исәпләнә.

Түләү - киләсе айның 25 числосыннан да соңга калмыйча.

ОТЫШЛЫ САЛЫМ СТАВКАЛАРЫ

4% — физик затлардан кергән керемнәрдән.

6% - юридик затлардан һәм шәхси эшмәкәрләрдән кергән керемнәрдән. Башка мәҗбүри түләүләр юк.

ИНТЕРНЕТ АША ГАДИ ТЕРКӘЛҮ

Инспекциягә бармыйча теркәлү: мобиль кушымта, Россия Федераль салым хезмәте сайтында, банк яки дәүләт хезмәтләре порталы аша.

ХЕЗМӘТ КИЛЕШҮЕ БУЕНЧА ЭШ БЕЛӘН БЕР ҮК ВАКЫТТА АЛЫП БАРУ

Хезмәт хакы салымны исәпләгәндә исәпкә алынмый. Эш урыны буенча хезмәт стажы өзелми.

БУ САЛЫМ РЕЖИМЫ КЕМГӘ ТУРЫ КИЛӘ

Яңа махсус режимны аларда бер үк вакытта түбәндәге шартлар сакланган физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр (үзмәшгульләр) куллана ала:

Алар мөстәкыйль эшчәнлек алып бару яки мөлкәттән файдаланудан керем алалар.

Бу эшчәнлекне алып барганда, алар белән хезмәт килешүе төзегән эш бирүче юк.

Бу эшчәнлеккә хезмәт килешүләре буенча ялланган хезмәткәрләрне җәлеп итмиләр.

Эшчәнлек төре, аны гамәлгә ашыру шартлары яки керем суммасы 2018 елның 27 ноябрендәге 422-ФЗ номерлы Федераль законның 4 һәм 6 статьяларында күрсәтелгән искәрмәләр исемлегенә керми.

Салым түләүчеләргә (үзмәшгульләргә) махсус салым режимы туры килә торган берничә мисал:

Электрон мәйданчыклар аша читтән торып эшләү

Өйдә косметик хезмәтләр күрсәтү

Фатирны тәүлеккә яки озак вакытка арендага бирү

Пассажирлар һәм йөк ташу буенча хезмәтләр күрсәтү

Үзе җитештергән азык-төлекне сату

Заказ буенча фото һәм видео төшерү

Чаралар һәм бәйрәмнәр үткәрү

Юридик консультацияләр һәм бухгалтерия алып бару

Төзелеш эшләре һәм биналарны ремонтлау

Һөнәри керемгә салымны, әгәр 2018 елның 27 ноябрендәге 422-ФЗ номерлы Федераль законда каралган барлык шартлар үтәлсә, эшчәнлекнең башка төрләрен гамәлгә ашырганда да түләргә мөмкин.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*