ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
ТОСЭР резидентлары өчен икътисадый эшчәнлек төрләре буенча чикләүләрне бетерүне күздә тоткан карар үз көченә керә
Икътисад
  • 03 Июль 2020 - 14:32
  • Караулар: 100
ТОСЭР резидентлары өчен икътисадый эшчәнлек төрләре буенча чикләүләрне бетерүне күздә тоткан 614 нче номерлы хөкүмәт карарына үзгәрешләр иртәгә үк үз көченә керә. Бу инвестклиматны яхшыртырга һәм икътисадның монопрофильлеген киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Элегрәк ТОСЭРда моношәһәрләр территориясендә икътисадый эшчәнлекнең рөхсәт ителгән төрләре исемлеге билгеләнгән иде, аны резидентлар алып бара ала. Хәзер исә эшчәнлекнең тыелган төрләре исемлеге билгеләнәчәк, шул ук вакытта бизнесның калган төрләре рөхсәт ителәчәк.

ТОСЭР турындагы Закон 2015 елдан бирле гамәлдә, Түбән Кама әлеге категориягә 2017 елның 22 декабрендә керде. Бизнес өчен монда төрле преференцияләр каралган.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*