ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
«Түбән Кама Нефтехим»да быел барлык сәламәтлек саклау пунктлары яңартылачак
Икътисад
  • 19 Июнь 2020 - 13:42
  • Караулар: 41
Түбән Камада стирол һәм полиэфир сумала җитештерү заводында яңартылган сәламәтлек саклау пункты ачылды. Бер айга оешма 160 кешегә хезмәт күрсәтә.

Физиокабинет өчен магнит-лазер терапиясе, ультратавыш белән дәвалау аппаратлары, ингалятор, терапевтик аппарат, тамак һәм борын куышлыгын дәвалау җиһазлары сатып алганнар.

Сәламәтлек саклау пунктларын яңарту «Түбән Кама Нефтехим»ның махсус программасы кысаларында башкарыла: шундый 17 объектның барысы да заманча аппаратлар белән җиһазландырыла. Узган ел алты сәламәтлек саклау пункты ремонтланган, быел ремонт эшләре башкаларында бара. Бу вакыт эчендә яңа җиһазлар сатып алуга 3,5 млн сумнан артык акча тотылган.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*