ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада узган бизнес-форумның бер мәйданчыгы авыл хуҗалыгына багышланды
Икътисад
  • 11 Июнь 2020 - 15:19
  • Караулар: 85
 Түбән Камада узган бизнес-форумда авыл хуҗалыгын үстерү мәсьәләләре, фермерларга ярдәм итүнең яңа чаралары һәм кулланучылар кооперациясе турында фикер алыштылар. Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин һәм Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов катнашты.

Түбән Кама авыл җирлекләрендә  37 мең кеше яши. Бүгенге көндә районда 80 крестьян-фермер хуҗалыгы һәм 11 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык уңышлы эшләп килә. Шулай ук 4 авыл хуҗалыгы кооперативы эшли, алар составына 149 пайчы керә.



Уңышлы эшләүче фермерларның берсе -  Артем Морозов. 2017 елда ул 50 баш сыер асрау өчен 6,5 млн сумлык «Гаилә терлекчелек фермасы» грантын алды һәм бүген көн саен 800 литр сөт җитештерә. 2019 елда хуҗалык 8 млн сумнан артык продукция җитештергән.

Илһам Вәлиев 2017 елда «Эш башлаучы фермер» программасы буенча  1,3 млн сумлык грант отты. Ул  җиләк үстерү белән шөгыльләнә, 2019 елда 1,5 млн  сум табыш алган.

Ит җитештерүдә Елантау авылыннан Валерий Макаров алдынгы урында, ул 2018 елда «Дуңгызчылык» юнәлеше буенча «Гаилә терлекчелек фермасы» грантын отты. Узган ел хуҗалыкта 27 тоннадан артык ит җитештерелгән һәм 6 млн сумнан артык табыш кергән. Бүгенге көндә хуҗалыкта 850 баш дуңгыз бар һәм хуҗалыкны алга таба киңәйтү планлаштырыла.



 2011 елдан 2019 елга кадәр районда 135 млн  сумнан артык  55 грант алынган.

Түбән Каманың эре авыл хуҗалыгы формированиеләреннән «Алан» кооперативын (2019 елда ул «Яшелчә эшкәртү» юнәлеше буенча 38,9 млн сумлык грант алды) һәм  «Нижнекамский» кооперативын атап үтәргә мөмкин. «Нижнекамский» кооперативы  2020 елда  сугым цехы төзү һәм ит эшкәртү өчен 39,9 млн сумлык грант алды.

Шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен мини-фермалар төзү программасына да зур игътибар бирелә. 4 ел эчендә сөтчелек юнәлешендәге 33 мини-ферма төзелде һәм эшләп килә.  2020 елга 18 мини-ферма төзелеше планлаштырылган, шулардан һәрберсе 1,2 млн сумлык грант өчен  4 гариза  тапшырылган.



«Авыл ипотекасы 2,7 процент ставка буенча гамәлгә ашырыла,  өч миллион сумга кадәр кредит  бирелә. Бу программага ихтыяҗ бик зур, шулай ук ташламалы кулланучылар кредитына да ихтыяҗ зур. Кредит суммасы - биш елга 250 мең сум. Йорт ремонтлау, су, электр белән тәэмин итү, җылыту, газ кертү өчен җиһазлар сатып алу һәм монтажлау өчен  кредит бирелә. Яшь буенча чикләү - 65 яшькә кадәр», - ди  авыл халкы өчен гамәлдәге программалар турында Түбән Камада «Россельхозбанк» офисы идарәчесе Алсу Гарипова.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*