ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
"ТАНЕКО" комплексы "ТАССРның 100 еллыгы" логотибын куллану хокукына сертификат алды
Икътисад
  • 28 Май 2020 - 15:09
  • Караулар: 91
«ТАНЕКО» нефть эшкәртү комплексы Түбән Кама сәнәгать үзәгенең «ТАССРга 100 ел» логотибын куллану хокукына сертификат һәм республика юбилее уңаеннан истәлекле медаль алган өч предприятиесенең берсе булды.

Логотипны куллану хокукы Татарстанның социаль-икътисадый үсеше өчен аеруча әһәмияткә ия булган предприятиеләргә бирелә. Юбилей эмблемасы «ТАНЕКО» продукциясендә – антисептик эретмә, майлау материаллары төргәкләрендә һәм сыйфат паспортларында урнаштырыла.

Тапшыру тантанасы антисептик эретмә җитештерү участогында узды. «ТАНЕКО» пандемия башланганнан бирле «Татнефть» төркеме предприятиеләрен генә түгел, ә компания эшчәнлеге белән бәйле социаль, медицина учреждениеләрен дә дезинфекция чаралары белән тәэмин итә. Көн саен 2,5 тонна эретмә җитештерелә, җитештерү егәрлеге тәүлегенә 7,5 тоннага җитәргә мөмкин.

Предприятиегә сертификат һәм медальне Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радмир Беляев тапшырды. Ул «Татнефть», «ТАНЕКО» җитәкчелегенә, предприятиенең бөтен коллективына масштаблы проектларны уңышлы гамәлгә ашырулары һәм предприятиенең төбәк икътисадына керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук Радмир Беляев компаниянең кыска вакыт эчендә күп кенә татарстанлыларның тормыш-көнкүрешен һәм сәламәтлеген саклап калу өчен продукция чыгара башлавын югары бәяләде.

«ТАНЕКО» генераль директорының техник ярдәм һәм сыйфат буенча урынбасары Алексей Зурбашев ассызыклаганча, предприятие җитәкчелеге һәм коллективы сертификат алуны Татарстан Республикасы үсешендә «Татнефть» ГАҖ һәм «ТАНЕКО» АҖнең зур әһәмияткә ия булуын тану һәм предприятие продукциясенең сыйфатын югары бәяләү дип саный.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*