ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү үзәге эшчәнлеген уңай бәяләде
Икътисад
  • 25 Май 2020 - 13:00
  • Караулар: 86
Айдар Метшин бүген эшлекле киңәшмәдә  эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм  үстерү үзәге эшчәнлегенә үз бәясен бирде.

Түбән Кама мэры сүзләренә караганда, авыр икътисадый вазгыять шартларында кече һәм урта бизнеска вакытында, нәтиҗәле ярдәм күрсәтү бик мөһим. "Пандемия вакытында безнең эшмәкәрләр, үзләре әйтеп узганча, үзәк эшенең ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңладылар һәм тойдылар", - диде Айдар Метшин.

Март аенда  үзәк базасында кризиска каршы штаб булдырылды, ул үз эшен көндәлек режимда башкара. "Без даими рәвештә кискен проблемалы мәсьәләләргә анализ ясыйбыз һәм чаралар күрәбез", - диде Түбән Кама муниципаль районы башлыгы. Штаб эшли башлаганнан бирле - 20 марттан -  үзәккә 5 меңнән артык эшмәкәр мөрәҗәгать иткән.

Сүз уңаеннан, иртәгә ил Бөтенроссия эшмәкәрләр көнен билгеләп үтә. Айдар Метшин 2020 елның бөтен дөнья икътисады өчен авыр булуын әйтеп узды. "Мин Түбән Каманың барлык эшкуарлык җәмәгатьчелегенең тиз арада яңадан аякка басуын телим,  без янәшәдә,  алга таба да кече һәм урта бизнеска актив ярдәм күрсәтәчәкбез", - дип белдерде Айдар Метшин. 



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*