ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада үзмәшгуль гражданнарга гомуми күләмдә 4,5 млн сум салым түләве кире кайтарылачак
Икътисад
  • 14 Май 2020 - 11:23
  • Караулар: 58
Бизнеска ярдәм итү буенча хөкүмәт тарафыннан кабул ителгән чаралар нигезендә, үзмәшгульләргә 2019 елда керемгә түләнгән салымнары кире кайтарылачак. Түбән Кама эшмәкәрләре алачак гомуми сумма якынча 4,5 млн сум тәшкил итә.

Мондый мәгълүматны брифингта Түбән Кама Башкарма комитеты җитәкчесенең инвестицияләр, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча урынбасары Радмир Беляев җиткерде. Радмир Беляев аңлатканча, акча үзмәшгульләр счетларына тулысынча кире кайтарылачак. Моннан тыш, алар барысы да агымдагы елда бер минималь хезмәт хакы (12 130 сум) күләмендә салым капиталы алачак.

Түбән Кама районында үзмәшгульләр буларак 4,1 мең кеше теркәлгән. Шуларның 1,5 меңе салым түләгән.

Шулай ук Радмир Беляев кече һәм урта бизнеска ярдәм итү чараларын да әйтеп үтте. Зыян күргән тармаклардан килгән шәхси эшмәкәрләрдән, НДСтан тыш, салым түләүләре һәм агымдагы елның икенче кварталы өчен иминият взнослары алынмаячак. Бу социаль актив коммерциячел булмаган оешмаларга да кагыла. Шулай ук иң зыян күргән тармак эшмәкәрләренә бер минималь хезмәт хакы күләмендә салым түләве кайтарылачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*