ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
"Березка" сәүдә үзәгендә 200 эшкуардан апрель һәм май башы өчен аренда түләве алынмаячак
Икътисад
  • 14 Май 2020 - 11:19
  • Караулар: 45
Түбән Кама эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәгендә коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб "Березка" СҮ бизнес вәкилләре белән очрашты.

Сәүдә үзәгенең 200гә якын арендаторы пандемия чорында эшчәнлекне дәвам итүне тыю аркасында зыян күрә. Күп кенә арендаторлар бу уңайдан Түбән Каманың "РаМус", "Вега", "Сити Молл" һәм башка сәүдә үзәкләренә аренда каникулы яки ставкаларны киметү үтенече белән мөрәҗәгать итеп, хуплау алдылар.

Радмир Беляев барлык хокук мөнәсәбәтләрендә катнашучыларны (шул исәптән милекчеләр, арендаторлар һәм яллаучылар) эшлекле мөнәсәбәтләрне саклау һәм алга таба үстерү, кече бизнесны ныгыту һәм үз шәһәрдәшләренә ярдәм итү максатларында,пандемия чорында килеп чыккан каршылыкларны бары тик тыныч юл белән генә хәл итәргә чакырды.

Очрашу нәтиҗәләре буенча, шәһәр җитәкчелеге тәкъдимнәрен исәпкә алып, "Березка" сәүдә үзәге җитәкчелеге апрель һәм май айларында эшләмәүче арендаторлар өчен аренда каникулы бирү турында карар кабул итте.

РФ Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 11 нче районара салым инспекциясе башлыгы урынбасары Нәзирә Назыйф кызы очрашуда шулай ук Федераль салым хезмәтенең кече һәм урта бизнеска субсидияләр түләү өчен сервисын эшләтеп җибәрүен искә төшерде. "1 майдан коронавирус аркасында зыян күргән оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр субсидия алу өчен гариза бирә алалар, - диде ул. - Безнең өчен бу бик мөһим. Субсидия алу шартлары, аның күләме һәм процедурасы турында тулырак мәгълүмат салым хезмәте сайтында урнаштырылган". Гаризаны электрон формада салым түләүченең шәхси кабинеты яки почта аша җибәрү кирәк.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*