ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Каманың ике инвестпроекты республика дәрәҗәсендә хупланды
Икътисад
  • 26 Март 2020 - 14:24
  • Караулар: 61

Казанда бүген республиканың алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә эшчәнлек өчен (ТОСЭР) гаризалар карау буенча комиссия утырышы узды. Утырышта дистанцион рәвештә Айдар Метшин катнашты.

Көн тәртибендә биш инвестпроект каралды: икесе -Түбән Камадан, икесе - Чистайдан, берсе - Чаллыдан.

«Айрон индастри компани» төзелеш металл конструкцияләре һәм торба ялгагычлар җитештерү буенча планнар тәкъдим итте. Бизнесменнар эшне 2020 елның өченче кварталыннан башларга уйлый, 2024 елда завод тулы куәтенә чыгарга тиеш. Бу вакытка эшмәкәрләр ил базарының 3 процентын алырга исәп тота.

«КЭМА» ҖЧҖ Түбән Камада вентиляция һәм төтен суырту системалары өчен электр приводлары җыячак. Әлегә Россиядә мондый производсво юк, барысы да Кытайдан һәм Европадан кертелә. Проектны эшләүчеләр барлыгы 14 төр привод җыярга планлаштыралар. Аларда металл шестернялар кулланыла, сыйфаты – Европа аналоглары дәрәҗәсендә. Заводта 100 дән артык кеше эшләячәк, хезмәт хакы 45 мең сум тәшкил итәчәк. Җитештерү тулы куәтенә 2024 елда чыгачак.

Түбән Каманың ике проекты да, шулай ук башка шәһәрләрдән килгән өч гариза да ТОСЭРга керү өчен хупланды. Хәзер бизнесменнар зур преференцияләрдән файдалана алачак.

 

 

 

 

 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*