ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинары 500 катнашучыны җыйды
Икътисад
  • 13 Март 2020 - 15:27
  • Караулар: 64
Бүген Түбән Камада авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинары узды. Анда биш йөзгә якын кеше катнашты.

«Эшлекле, файдалы, бик кирәкле сөйләшү, - дип тасвирлады очрашуны Фәрит Мөхәммәтшин. - Республиканың унике районыннан авыл җирлекләре башлыклары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, депутатлар белән тулы зал... Авылда яшәүчеләргә ярдәм итәбез һәм итәчәкбез, чөнки алар  - Татарстан җирендә яшәүче, һәр халыкның традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклап калучы иң яхшы кешеләр».

На площади Лемаева устроили выставку раритетной сельскохозяйственной техники

Авылда яшьләрнең үз эшләрен башлап җибәрүләре аеруча куанычлы. Семинарда катнашкан 30 яшьлек Илһам Вәлиев, мәсәлән, җиләк үстерү белән шөгыльләнә. Әтисе белән бергәләп, алар бөтен тирә-юньне һәм шәһәр халкын җир җиләге, кура җиләге белән тәэмин итәләр.  «Акча җитәрлек, - дип бәяли үз эшен Түбән Кама районы эшкуары. - Эшебезне тагын да киңәйтергә планлаштырабыз. Ел саен  утырту мәйданын якынча ярты гектарга арттырабыз».

Председатель Ассоциации «Совет муниципальных образований Республики Татарстан» Экзам Губайдуллин
Авыл тормышын җанландыру өчен хакимият тә җитди көч куя, акча кертә, әмма ярдәм чаралары «кәгазьдә» калмасын, ә халыкка барып ирешсен өчен,  кире элемтә мөһим – кайдадыр законнар базасын төзәтергә, кайдадыр өстәмәләр кертергә кирәк. Пленар өлеш алдыннан Түбән Камада өч түгәрәк өстәл узды: авыл кешеләре үзләрен борчыган сорауларны республика җитәкчелегенә җиткерделәр.

«Бездә авыл ипотека программасы эшли, әмма аны, нигездә, зур шәһәрләрдән һәм район үзәкләреннән ерак түгел йортлар төзү өчен файдаланалар, ә ерактагы авыл җирлекләре читтә кала, - дип хәбәр итте Алексеевск районыннан авыл җирлеге башлыгы Алек Җиһаншин. - Без дифференциацияләнгән процент ставкасын кулланырга тәкъдим итәбез».

Очень нужный разговор: 500 сельских активистов из 12 районов Татарстана собрались в Нижнекамске на деловой семинар

«Сорауның куелышы бик дөрес, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Һәр нормаль кеше булачак йорты белән район үзәгенә, мәктәпкә, балалар бакчасына якынаярга тели... һәм берәү дә автобус атнасына бер килүче, әйтик,  ерак Ивановка авылына барырга теләми. Бу авылның халкын һәм район үзәге янында яшәүчеләрне ничек тигез шартларга куярга? Катлаулы мәсьәлә».

Әлбәттә, иң мөһиме – икътисад. Түбән Кама районы территориясендә 5 зур авыл хуҗалыгы предприятиесе, 80 крестьян-фермер хуҗалыгы, 43 гаилә фермасы, 4 авыл хуҗалыгы кооперативы һәм 11,5 мең шәхси ярдәмче хуҗалык бар. Узган ел нәтиҗәләре буенча, агросәнәгать комплексының җирле хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 28 мең сум тәшкил иткән.   «Бу 2018 ел белән чагыштырганда 31 процентка артыграк», - дип шәрехләде  Айдар Метшин. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы сүзләренә караганда, «Түбән Кама» кооперативы яхшы нәтиҗәләр күрсәткән: 700 тонна яшелчә һәм 120 тонна  фарш әзерләгән, болар барысы да кибетләргә һәм белем бирү учреждениеләре ашханәләренә китерелә. Тиздән районда  терлек чалу буенча 120 млн сумлык беренче цех ачылачак.
Продукция потребкооператива "Нижнекамский"

Марат Җәббаров алдынгы тәҗрибәне үстерергә чакырды. «Фәрит Хәйруллович, эше тыгыз булса да, безнең белән очрашырга вакыт таба, - диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры. - Ә без хәтта күрше районга  чыгу, уңышлы кооператив эшен өйрәнү мөмкинлеген дә таба алмыйбыз».

Семинар ахырында республиканың авыл хуҗалыгы тармагының иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләү булды. Түбән Кама районы өч бүләк алды: Александр Биряльцевны – иң яхшы КФХ башлыгы, Бәгъдәнур Илдарханов (Кызыл Чапчак) – кече хуҗалыкларны үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы, Евгений Абрамовны («Түбән Кама»  җитештерү кооперативы) иң яхшы авыл хуҗалыгы рәисе дип таныдылар.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*