Социаль-икътисадый үсешнең республика рейтингында Түбән Кама районы сигезенче урында тора, төп икътисадый күрсәткечләр буенча тотрыклы рәвештә иң яхшы дүртлеккә керә. Сәнәгать җитештерүенең уңай индексын саклап калу да ышанычлы үсеш турында сөйли – 102,4%. 2025 ел өчен икътисадый блок нәтиҗәләре буенча Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марсель Хәйретдинов хисап тотты.
Район икътисадына шәһәр төзүче предприятиеләр гаять зур өлеш кертәләр. Шул ук вакытта кече һәм урта эшмәкәрлек секторы да динамик үсеш кичерә. Район территориясендә 7,6 мең кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты теркәлгән. Бу секторда 38 меңнән артык хезмәткәр эшли – бу районның эре предприятиеләренә караганда күбрәк.
Узган елда ваклап сату сизелерлек арткан – беренчел мәгълүматлар буенча аның әйләнеше 76 миллиард сумга җиткән, үсеш күрсәткече алдагы ел дәрәҗәсенә карата 110,5% тәшкил иткән. Түбән Кама мэры Радмир Беляев сәүдә үзәкләрендәге буш мәйданнарга игътибар итте һәм аларны тутыру буенча җитди эш башкарырга кушты.

