ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Салымнарны 1 декабрьгә кадәр түләргә онытмагыз
Икътисад
  • 06 Октябрь 2025 - 15:50
  • Караулар: 84

Федераль салым хезмәте салым түләү срогы якынлашуын искә төшерә - 1 декабрьдән дә соңга калмагыз.

Салым хәбәрнамәләрен алуның һәм аларны түләүнең уңайлы һәм тиз ысулларыннан файдаланырга була:

• Россия Федераль салым хезмәтенең «Физик затлар өчен шәхси кабинет» интернет-сервисы: lkfl2.nalog.ru/lkfl. Салым органында, күп функцияле үзәктә  яисә «Дәүләт хезмәтләре»нең расланган хисап язмасы аша теркәлгәннән соң файдаланып була.

• «Госуслуги» порталы: gosuslugi.ru. «Дәүләт хезмәтләре» аша хәбәрнамәләр алу өчен «Госключ» кушымтасында ризалыкка рөхсәт бирергә кирәк: gosuslugi.ru/landing/go...

• Онлайн-сервислардан тыш, салым хәбәрнамәсен күп функцияле үзәкләрдә алырга мөмкин (паспорт күрсәтеп).

• Салымнарны шулай ук банк бүлекчәләрендә, банк терминаллары, банкларның мобиль кушымталары яки «Россия почтасы» бүлекчәләре аша түләргә мөмкин.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^