ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада эшмәкәрләр өчен экспорт буенча беренче уку көне узды
Икътисад
  • 25 Июль 2025 - 11:35
  • Караулар: 155

«Ковер» яшьләр үзәгендә шәһәр һәм район эшмәкәрләре өчен экспорт юнәлеше буенча бушлай укулар башланды. Беренче көнне тыңлаучыларга килешүләрне документлар белән озату турында сөйләделәр.

Семинарда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының Эшмәкәрлеккә ярдәм һәм аны үстерү идарәсе башлыгы Илнар Сираев мөрәҗәгать итте. Ул ассызыклаганча, экспорт мөмкинлекләрен гамәлгә ашыру - бизнесның абруе һәм югары статусы, шулай ук иң кыю фаразларны һәм планнарны үтәү.

Семинарның беренче көнендә эшмәкәрләр белән законнар, экспорт контроле һәм валюта җайга салу мәсьәләләре турында җентекләп фикер алыштылар. Шулай ук «Россия экспорт үзәге» АҖ экспорт мәктәбе» өстәмә һөнәри белем бирү оешмасының федераль тренеры Халидә Мөфтахетдинова эшмәкәрләргә башка илләр белән хезмәттәшлек моделен камилләштерү турында сөйләде.

Бүген, белем бирү семинарының икенче көнендә, эшмәкәрләргә экспортны таможня көйләве, пошлиналар һәм бәя, рөхсәт документлары һәм башка бик күп нәрсәләр турында сөйләячәкләр.

Өч көнлек семинарны Түбән Кама районы Башкарма комитеты, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Татарстан эшмәкәрлегенә ярдәм фонды оештырды. Программаны тыңлаучыларның барысы да курслар узу турында сертификатлар алачак.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^