ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада сугыш чорына багышланган сценарий- реконструкция тәкъдим ителәчәк
Җәмгыять
  • 21 Июнь 2021 - 15:27
  • Караулар: 305
Сишәмбе, 22 июньдә, Түбән Камада «Граница помнит!» («Чик буе хәтерли!») дип исемләнгән сценарий- реконструкция тәкъдим ителәчәк. Татарстанның хәрби-тарихи һәм патриотик клубларыннан 60 ка якын кеше сугыш чоры вакыйгасын тасвирлап күрсәтәчәк.

Чараны оештыручылар - «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ һәм Татарстан Республикасы Милли музее. Ул истәлекле датага – Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулуга багышланган.

Вакыйга сугыш башлангач, илебез белән Пруссия, Польша, Румыния чикләрендә бара. Анда 334 нче укчылар дивизиясе, поляк чигендәге 147 нче дивизия отряды, Румыния чигендәге 202 нче дивизия һәм башка сугышчыларның батырлыгы тасвир ителә.

Барлык чыгышлар да Бөек Ватан сугышы тарихына бәйле сценарий буенча узачак.

Чара барышында шулай ук элеккеге автомобильләр, «Барысы да Җиңү өчен» ату коралы макетлары, «Нефтехимик» эзләнү отряды экспонатлары, хәрби кием, техника күргәзмәсе оештырылачак.

Чарада катнашучылар интерактив мәйданчыкларда - ату тирында, тарихи чорны тасвирлаган фотосалонда була алачак. Чара 17 сәгатьтә башлана, Ямьле ур., 2 адресы буенча урнашкан урман массивы янында уза.

Фото: Татарстан Республикасы Милли музее.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*