ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада түләнмәгән салым бурычы 90 млн сумнан артып китә
Җәмгыять
  • 17 Июнь 2021 - 15:30
  • Караулар: 54

Бүгенге көндә Түбән Камада физик затларның милеккә салым бурычы 90 364 000 сум тәшкил итә.

Бюджет төрле салымнар һәм түләүләр: НДФЛ, милеккә салым, җир салымы, җир кишәрлекләрен һәм күчемсез милекне арендага алган өчен түләү, штрафлар, экологик җыемнар хисабына тулылана.

«Безнең максат - бурычлар барлыкка килүгә юл куймау, ә әгәр ул барлыкка килгән икән, бетерү. Транспорт чараларына арест салу нәтиҗәле алым булып тора. Бу эшне без суд приставлары хезмәте белән берлектә башкарабыз, - дип яза инстаграмда үз битендә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радмир Беляев. - Соры хезмәт базарын киметү буенча сораулар бар. Якын арада салым инспекциясе белән шәхси эшмәкәр яки юридик зат буларак теркәлмичә эшләүче затларны ачыклау эшен дәвам итәчәкбез. Мондый хокук бозучылар, кагыйдә буларак, хезмәткәрләрне эшкә ала, алар белән хезмәт килешүләрен рәсмиләштерми. Боларның барысын да Түбән Кама сәүдә үзәкләре буенча уртак рейдлар барышында ачыкларга планлаштырабыз».

Шулай ук утырышта 1995 елга кадәр чыгарылган транспорт чараларын ЮХИДИдә исәптән төшерү мәсьәләсе дә каралды. Нигездә, бу машиналар юк, ә хуҗалары аларны исәптән төшерергә оныткан. Шуңа күрә аларга транспорт салымы исәпләнә, алар аны түләми. Салым бурычы җыела. Түбән Кама муниципаль районында шундый меңгә якын транспорт чарасы бар. Исәптән төшерү турында гариза язсыннар өчен, хуҗаларны эзләү турында карар кабул иттеләр. Бу эшне җирле үзидарә рәисләре аша оештырырга планлаштыралар.

 

@Radmirbelyaev

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*