ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада инвалид балаларның ата-аналары өчен хокукый белемнәр мәктәбе дәресе үтәчәк
Җәмгыять
  • 16 Июнь 2021 - 11:55
  • Караулар: 105
Түбән Камада инвалид балаларның ата-аналары өчен Россия Федерациясендә балачакның ун еллыгына багышланган Татарстан хокукый белемнәр мәктәбе дәресе оештырылачак.

Дәресне республика спорт-адаптив мәктәбе җитәкчесе Фәридә Сафиуллина алып бара. Ул Татарстанда инвалид балалар белән үткәрелә торган эш, алар өчен адаптив физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүне оештыру турында сөйләячәк.

Дәрес 18 июнь көнне 11: 00 сәгатьтә видеоэлемтә буенча үткәрелә. Катнашу өчен +7(999)157-94-42 телефоны буенча язылырга кирәк.

Шушы номерга WhatsApp яки смс-хәбәр аша исем-фамилия һәм элемтә өчен телефон номерыгызны җибәрергә, билгеләнгән вакытта Zoom конференциясенә сылтама буенча тоташырга кирәк. Сылтама соңрак җибәреләчәк.

Сораулар алдан Adelina.Galiullina@tatar.ru электрон адресына кабул ителә.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*