ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама муниципаль районында уртача гомер озынлыгы 75,5 яшь тәшкил итә
Җәмгыять
  • 19 Февраль 2021 - 13:21
  • Караулар: 110
Түбән Кама муниципаль районында бүгенге көндә уртача гомер озынлыгы 75,5 яшь тәшкил итә.

Бу хакта хисап сессиясендә Түбән Кама мэры Айдар Метшин билгеләп үтте: «Түбән Камада 2024 елга көтелгән гомер озынлыгы 78 яшь тәшкил итәргә тиеш,  2030 елга -  80 яшь».

Айдар Метшин шулай ук ир-атлар арасында медицина профилактикасы һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләсенә аерым игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады. «Гомер озынлыгы 75,5 яшь  булуга карамастан, бүгенге көнгә кадәр ир-атлар һәм хатын-кызлар гомере озынлыгында 9 ел аерма саклана».

2018 елда хатын-кызларның уртача гомер озынлыгы  - 78,9 яшь, ир-атларның  69,5 яшь булган. 2019 елда хатын-кызларның уртача гомер озынлыгы   -79,1 яшь, ир-атларның 70,3 яшь булган. 2020 елда хатын-кызларның  уртача гомер озынлыгы  -80,3 яшь,  ир-атларның 70,3 яшь.

2020 елда Түбән Кама шәһәре һәм районда халык саны 276 326 кеше тәшкил итте. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*