ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен Россия матбугаты көне белән котлады
Җәмгыять
  • 13 Гыйнвар 2021 - 08:24
  • Караулар: 30
Бүген, 13 гыйнварда, Айдар Метшин массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен Россия матбугаты көне белән котлады.

Айдар Метшин язып үткәнчә, 300 ел элек Мәскәүдә «Ведомости» газетасының беренче саны чыга, нәкъ менә шул вакыттан яңа һөнәр - журналист һөнәре дә барлыкка килә.

«Бүген безнең тормышыбызны каләм хезмәткәрләре, эфир, интернет-басмалардан, социаль челтәрләрдән башка күз алдына китерү кыен, – дип язган инстаграмда үз битендә Айдар Метшин. – Сез эш форматын үзгәртәсез, цифрлы киңлеккә чыга барасыз, әмма сезнең эш асылы үзгәрешсез кала: вакыйгалар һәм кешеләр турында сөйләү, актуаль темаларны күтәрү, җәмгыять белән хакимият арасында бәйләнеш урнаштыру».

Шәһәр башлыгы журналистларга һәрвакыт оператив һәм объектив булып калуларын теләде: «Барлык редакцияләргә дә иҗади озын гомер, кызыклы материаллар һәм рәхмәтле укучылар телим! Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, иминлек юлдаш булсын!»
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*