ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Наталия Плотникова 2021 елда туган 55 нче түбәнкамалы булды
Җәмгыять
  • 12 Гыйнвар 2021 - 09:17
  • Караулар: 44
Түбән Камада 2021 елда туган 55 нче сабый - Наталия Плотникова туу турында таныклыклы булды. Кызчык Вениамин һәм Наталья Плотниковлар гаиләсендә 9 гыйнварда дөньяга килгән.

Бу хакта инстаграмда үз битендә ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина яза. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Плотниковлар гаиләсе инде биш кыз үстерә, Наталия - алтынчы кызлары.

Бәләкәчнең авырлыгы - 3990 г, буе – 52 см.

Шестая дочка: Наталия Плотникова стала 55-й нижнекамкой, рождённой в 2021 году

«Быел Түбән Камага 55 ел тула. Яшь һәм перспективалы шәһәр, бездә гаилә кору һәм балалар туу өчен барлык шартлар да тормышка ашырылган, - ди Бэлла Махотина. - 2021 ел әле башлана гына, ә Түбән Камада инде илледән артык сабый дөньяга килде. 11 гыйнварда Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе белгече перинаталь үзәккә барып, туу турында 55 нче юбилей язмасын рәсмиләштерде».
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*